Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Караширмә авылы язгы ташуга әзерләнә - бозны шартлаттылар

Бу көннәрдә су басу куркынычы булган җирләрдә яшәүчеләр синоптиклар хәбәрләренә ешрак колак сала. Көннәр җылыну сәбәпле, кырларда эри башлаган кар, елгалардагы ташу сулары куркыныч тудыруы мөмкин. Төнлә һава температурасы нольдән бераз түбәнрәк, көндез нольдән бераз югары тора. Шунлыктан, су ташулар быел кинәт булмас, дип өметләнә җаваплы белгечләр. Ләкин, һава торышы...

Бу көннәрдә су басу куркынычы булган җирләрдә яшәүчеләр синоптиклар хәбәрләренә ешрак колак сала. Көннәр җылыну сәбәпле, кырларда эри башлаган кар, елгалардагы ташу сулары куркыныч тудыруы мөмкин. Төнлә һава температурасы нольдән бераз түбәнрәк, көндез нольдән бераз югары тора. Шунлыктан, су ташулар быел кинәт булмас, дип өметләнә җаваплы белгечләр.

Ләкин, һава торышы кинәт кенә җылыта калса, су торак пунктларга зыян сала. Иң начар фаразлар тормышка аша калса, язгы ташу чорында республикада 42 районның 216 торак пункты су астында калырга мөмкин. Бу 7 меңгә якын йортка, 19 мең кешегә куркыныч яный дигән сүз. Су басу куркынычы булган авыллар безнең районда да юк түгел. Караширмә авылындагы 6 йортка, Үзәктә исә 12 өйгә су керү ихтималы бар. Шуңа да язгы ташуга бу авыллар да ныклап әзерләнә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче районы бүлеге җитәкчесе Ирек Фәрхуллин әйтүенчә, су басу куркынычы булган йортларда яшәүчеләр янында булып, аңлату эшләре алып барылган. Кирәкле документларны су үтми торган полиэтилен пакетларга салып кую кирәк. Авыл халкына төрле хәлләргә әзер тору, йорт тирәләрен кардан чистартып, су агып китү өчен каналлар казып кую зарур. Көтмәгәндә су басу куркынычы килеп туса, әлеге авылларда яшәүчеләргә шул минутта ук хәбәр җиткереләчәк. Эвакуацияләргә туры килсә, һәр йорт хуҗаларының кая күчәсе билгеләнгән. Һәр төрле хәвефле очрак өчен тиешле техника - су суыртучы насослар, махсус машиналар, шул исәптән янгын сүндерү машинасы, көймә әзерләп куелган. Су басу ихтималы булганда, шәхси хуҗалык малларын хуҗалык фермасына урнаштырырга мөмкин.

- Ел елга туры килми. Ничек булачагын, су хәрәкәтен, биеклеген алдан әйтеп булмый. Берничә көнгә генә түзәбез инде. Әзерлек эшләрен алдан башкарып куябыз. Элеккеге еллардагы кебек, соңгы вакытта каты су басулар күзәтелгәне юк. 70нче еллар азагында Караширмә авылы укучылары, юл өзелеп мәктәпкә бара алмаган очраклар да булды, - ди Караширмә авылында яшәүче Илдар Кадыйров.

Татарстанда елга бозларын шартлату эшләренең беренчесе безнең районда башкарылды. Олы Мишә елгасының Караширмә авылыннан ерак булмаган күпер астындагы бозның белгечләр, иң элек, калынлыгын үлчәде. Ул бер метр чамасы булып чыкты. Шуннан чыгып, алар күпме шартлаткыч кирәк булачагын исәпләп чыгарды. Ә гадәттән тыш хәлләр хезмәте белгечләре 25 бәке тиште. Әлеге бәкеләргә Саклану министрлыгы белгечләре 1,6 кг тротил салып чыкты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәм Саклану министрлыгының Казан югары хәрби училищесыннан шартлату эшләре буенча белгечләре бозны шартлатты. Шартлатып ваттырылган бозлы мәйдан 800 кв метрны тәшкил итте.

Олы Мишә, Кече Мишә елгасындагы суның биеклеген комиссия әгъзалары көненә өч тапкыр тикшереп, үлчәп тора. Апрель аенда исә уртача тәүлеклек һава температурасы җылы булыр дип көтелә. Ул вакытта кар көн - төн эриячәк, димәк елгалар күтәреләчәк. Язгы ташу вакытында район халкының иминлеген саклау беренчел максат итеп куела. Бу уңайдан район башкарама комитеты каршындагы язгы су ташуларга каршы оештырылган комиссия утырышында оператив план төзелде. Ташулар вакытында тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырыла.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X