Теләче Информ

Теләче районы

18+
Главные новости

Күчмә Кубок Әлмәткә китте

Бүген, ягъни 13 февраль көнне, Минзәлә шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган татарча көрәш ярышлары тәмам булды.

Анда районыбыз данын ике команда – Теләче һәм “Теләче – Август” командалары яклады. Теләче командасы командалар беренчелегендә Әлмәт, Чаллы командаларыннан азга гына калышып өченче урынга лаек булды. Бер ел дәвамында безнең районда сакланган Күчмә Кубокны Әлмәт көрәшчеләре алып кайтып киттте.

80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясаган Ренас Кәлимуллин белән 130 килограммга үлчәү авырлында көч сынашкан Муса Галләмов чемпион булып танылсалар,  130 килограммнан югары үлчәүдә көрәшкән Фәргать Фәйзуллин Сергей Павликка гына бирелеп, икенче урынны яулады. Калган көрәшчеләре ниниди урыннарны яуладылар соң? Болар һәм 58 нче тапкыр узган бәйгенең барышы турында сез “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев