Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кеше гомерләре - саннарда

Узган елда 138 бала туган, 172 кеше үлгән. Олы Нырсы, Югары Кибәхуҗа, Алан, Айдар, Олы Мәтәскә авыл җирлекләрендә үлем күрсәткечләре югары. Үзәк, Олы Мишә, Иске Җөри авыл җирлекләрендә киресенчә, туучылар саны күбрәк. 2014 елда эш яшендәге халыкның тышкы факторларга бәйле үлеме 9 очрак теркәлгән. Ике кеше үз-үзенә кул салган, өч...

Әнә шундый саннар китерде район үзәк хастаханәсе баш табибы Илсур Галиуллин медицина хезмәткәрләре киңәшмәсендә.
Поликлиникада табибка эләгү өчен көне буе чиратта басып торуны һаман сөйләп торабыз. Проблема шул ук: табиблар җитми. Бүгенге көндә нибары 27 табиб эшли.
- Кадрлар мәсьәләсе тулысынча хәл ителеп бетә торган проблема түгелдер ул. Өлкән яшьтәгеләр кайчан да булса лаеклы ялга китәчәк, яшь хатын-кызлар кияүгә чыгып, декрет ялында утыра. Бүгенге көндә өч яшь табиб кайтты-кайтуын, тик һаман анестезиолог-реанимотолог юк, - ди баш табиб.
Әйе, район җирендә түгел, шәһәр поликникаларында эшләргә атлыгып торучылар күп түгел хәзер. Күбесе хезмәт хакының аз булуы белән килешми. Мәсәлән, күп еллар эшләүче табибларның уртача хезмәт хакы өстәмә түләүләр белән якынча 35 мең сум булса, яңа килгән табибның хезмәт хакы 20 мең. Шәфкать туташлары 17 мең тирәсе хезмәт хакы ала. Ярый ла, икътисади кризиска сылтау итеп, булганын да киметмәсәләр.
- Бүген илебез финанс киеренкелеге чоры кичерә. Ләкин моңа карап, без кешеләрне дәваламыйча торырга тиеш түгел. Сыйфат ягы бер генә күрсәткечкә дә кимергә тиеш түгел,- диде киңәшмәдә катнашкан ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
2015 ел - йөрәк-кан әйләнеше авырулары белән көрәш елы. Бу уңайдан да профилактик чараларны арттырырга, җирлектә яшәүче халыкка медицина тикшеренүләренең даими уздырылырга тиешлеген искәртте министр урынбасары. Сүз уңаеннан, 2014 елда район буенча 2500 кеше медицина тикшерүе узган. «Диспансеризация» дигән сүзне, чират торасы килмәүгә сылтап, колак яныннан уздырып җибәрергә ияләнгән безнең халык. Яман шеш авыруларының 11 очрагы, йөрәк-кан әйләнеше авыруларының 368 очрагы, сулыш-тын юллары авырулары һәм башка җидти авыруларның күпләп ачыклануын исәпкә алсак, бу уен эш түгел, җәмәгать.
- Бүгенге көндә район күләмендә 30 фельдшер-акушерлык пунктының эшләп килүе - куанычлы хәл. Авыл кешесе иң элек шунда мөрәҗәгать итә. Тиздән ерак авылларның берсе - Тактамышта да ФАП эшли башлый. 2015 елда өч пунктка капиталь ремонт үткәреләчәк, - диде Илсур Галиуллин.
Әйе, болары куанычлы, ләкин эшлисе эшләр күп әле. Район үзәк хастаханәсендә балалар терапиясе бүлеге ничә еллар ремонт көтә. Хөрмәткә лаек табибәбез Рәшидә Исмәгыйлева сайлаулар алдыннан узган халык җыенында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга бу гозерне җиткергән иде. Ул вакытта ышандырдылар. Сүздә генә калмас, шәт.
Алсу Җиһаншина.
Фото tulyachicrb.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X