Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Күңелләр яңгыр көтә...

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җаваплы белгечләр чәчүлекләрне бер кат күздән кичерде.

31 май көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш консультанты Илфар Баев җитәкчелегендәге комиссия чәчүлекләрнең торышын, аларны чәчү һәм тәрбияләү сыйфатын тикшерде.

Әлеге комиссия составында “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов, үз гомерләрен җир белән эшләүгә багышлаган тәҗрибәле белгечләр, республикабызның атказанган агрономнары -  Габдулла Заһидуллин белән Хатмулла Хафизовлар эшләде. Бу көнне алар җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Агролак”, “Август-Теләче”, “Таң” һәм “Чулпан”,  “Игенче” ширкәтләре басуларында булып, язгы кыр эшләренең һәм игеннәрне тәрбияләү эшенең сыйфатына бәя бирделәр. 1июнь көнне әлеге комиссия тарафыннан “Низамов М.Х.”, “Әхмәтова Г. Ф.“ крестьян-фермер хуҗалыкларында, ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы чәчүлекләре тикшерелде.

З июнь көнне исә чәчүлекләрне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җаваплы белгечләр бер кат күздән кичерде.

  • Чәчүлекләрнең төрлесе бар. Әлеге чуарлык кеше факторына - механизаторларның, белгечләрнең һәм җитәкчеләрнең язгы кыр эшләре чорында ничек хезмәт куюына бәйле. Тулаем алганда, басуларда зур хезмәт куелган. Монысы өчен хезмәте кергән кешеләргә чиксез рәхмәтлемен. Яңгырлар булмавы күңелне тырный, басулардагы хәлне катлауландыра.  2021 ел - сынау һәм сыналу елы булырга бик мөмкин. Шуңа күрә игеннәрне тәрбияләү эшен  бүген дә туктатмаска кирәк, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы чарада катнашучыларга.

 Чара барышында авыл хуҗалы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирле агрономнар чәчүлекләрне тәкъдим итсә, аксакаллар Габдулла Заһидуллин белән Хатмулла Хафизовлар үз уй-фикерләрен,  бәяләмәләрен әйтеп бардылар. Күзәтүләрдән һәм бәяләмәләрдән чыгып, язгы кыр эшләрен иң сыйфатлы башкаручылар дип җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Агролак” һәм “Август” ширкәтләре табылды. 

Басуларда куелган хезмәтнең әйбәт якларны гына үзләштерү, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы буларак биредә чәчүлекләрне караудан тыш, күпъеллык үләннәрнең торышына да бәя бирелде. Азактан район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә кичекмәстән терлек азыгы әзерли башлау кирәклеге әйтелде. Чөнки чәчәк аткан күпьеллык үләннәрне тотудан мәгънә юк. Бу эшкә районда иң беренчеләрдән булып, җаваплылыклары чикләнгән “Алан” һәм “Август - Теләче” ширкәтләре кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 3 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, 647 гектар мәйданда күпьеллыклар урылды. Шуның 313 гектары - сенажга, 280 гектары - печәнгә, 54 гектары - ашатыр өчен чабылган. План - 8633 гектар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев