Кем өчен дә мәслихәт
Хәзер районыбыз игенче-механизаторлары көзге чәчүгә җир хәзерли, төп эшкәртү эшләре башкара.
Көзге чәчүгә 5062 гектар мәйданда җир хәзерләнсә, туңга сөрү эшләре 2361 гектарда, ягъни планга карата 8% күләмендә башкарылган. Әлеге агрочара җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә оешкан төстә бара. Биредә 1250 гектар мәйданда төп эшкәртү эшләре башкарырга өлгергәннәр инде.
Җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте биләмәсен узганда, уңышы җыеп алынган кырларга соң көздә терлекләр көтү өчен чәчелгән арыш, берьеллык үлән мәйданнарын да күрергә туры килде. Матур булып тишелеп чыкканнар. Инде яңгыры да булса… Улым сиңа әйтәм, киленем син дә тыңла дигәндәй, аланлыларның әлеге гамәлен башка хуҗалыкларга да үрнәк итеп күрсәтәсе килә. Быелгы корылык елында әлегедәй “яшел конвейер” мәйданнары булдыру кем өчен дә мәслихәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев