КФУ тулай торакларына прививка ясаткан студентларны гына кертәчәкләр
Университет сайтында шулай диелгән.
Әлеге карар санитар-эпидемиологик хәлнең начарлануы белән бәйле. Тулай торакта яшәү өчен түбәндәгеләр кирәк:
- яңа коронавирус инфекциясеннән (COVID-19) вакцинация узу сертификаты (оригинал һәм 2 копия);
- урнашкан вакытта медицина отводы булганнарга — COVID-19га тискәре нәтиҗәле ПЦР тест (тулай торакка урнашканчы ясатканга 72 сәгатьтән дә күбрәк узмаска тиеш, оригинал һәм 2 копия);
- соңгы 6 айда COVID-19 белән авыру турында справка (оригинал һәм 2 копия).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев