Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Халык синоптигы: «Июнь башындагы салкынча көннәрне сагынырсыз әле»

«Июнь башындагы салкынча көннәрне сагынырсыз әле», – ди «ВТ»ның даими синоптигы – Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиев. Аның сүзләренчә, җәй эссе булачак

– Июнь салкынча булачак, дип күп тапкырлар әйтә килдем. Без фаразлаган яңгырлар да килеп җитте. Алар июнь беткәнче булачак әле. Шушы көннәрдәге явым-төшем бик кирәк иде. Майдагы эсселек аркасында, тау битләрендәге үләннәр корып бетте.  Игътибар иттегез микән: җиләк-җимеш бирүче бөтен агачта яфрак аз быел. Бу –дым җитмәүдән. Быел печән дә яхшы түгел. Туң вакытында дым алып калган люцерна үләне әйбәт үскән. Калганнары белән мактанып булмый, – ди ул. – Республиканың күп кенә районнарында яңгыр яуды. Яумаганнарына килеп җитәр дип уйлыйм. Июнь аен декабрь белән чагыштырам мин. Кышын кар яуды. Димәк, яңгырлар көтелә әле. Ә менә июль һәм август аенда көннәр кызу торачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев