Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хезмәтләре хөрмәтләнде

Бүген, ягъни 6 июнь көнне районыбызның бертөркем Теләче район суды хезмәткәрләренә муниципаль район башкарма комитетының Мактау грамотлары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләрне ияләренә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тапшырды.

Районда законлылыкны ныгытуга үзеннән лаеклы өлеш керткәне, һөнәри осталыгы һәм хезмәт вазифаларын намуслы башкарганы өчен Теләче район суды судьясы ярдәмчесе Люция Азат кызы Садриева – муниципаль район башкарма комитетының Мактау грамотасы, суд системасында  куйган тынгысыз һәм нәтиҗәле хезмәте,  хезмәт вазифаларына намуслы мөнәсәбәте өчен Теләче район судының суд утырышлары сәркатибе Энҗе Габделхәбир кызы Тимерханова – муниципаль район башкарма комитетының Рәхмәт хаты, суд системасында куйган тынгысыз һәм нәтиҗәле хезмәтләр, хезмәт вазифаларына намуслы мөнәсәтләре өчен Теләче район суды сәркатипләре Миләүшә Фазлый кызы Салихова белән Гөлнур Рәүф кызы Вафина – муниципаль район башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев