Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хисап конференциясендә

8 ноябрь көнне район хакимиятенең кече залында Теләче районының сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы җирле иҗтимагый оешмасының Vнче хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференциядә район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин катнашты. Авыл җирлекләре башлыклары һәм урыннардагы ветераннар Советы җитәкчеләре конференциягә ZООM аша  катнашты.

Хисап-сайлау конференциясендә районының ветераннар советы рәисе Мансур Газизов ел буе эшләнгән эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, хисап тотты. Ул билгеләп үткәнчә, районның ветераннар оешмасы республикада өлкәннәрдән санала. Җитәкче сүзләренә караганда оешма патриотик тәрбия бирүгә һәм ветераннар белән тыгыз элемтәдә торуга басым ясалган. Ветераннар оешмалары әгъзалары район тормышында билгеле урын тоталар. Сәнгать бәйгеләре, спорт ярышларында актив катнашалар.

Тулырак "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый алачаксыз.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев