Ходаем үзең сакла
1918 елда ук башланып киткән продразверстка 1920 елда авылны тулысы белән талауга әверелә, ә риза булмаган крестьяннар үз өе янында ук бернинди судсыз атып үтерелә.
Совет власте эшкә сәләтле яшь ир-егетләрне Гражданнар сугышына алып, авылны эшче кулларсыз калдыра. Шуның өстенә, 1918 елда ук башланып киткән продразверстка 1920 елда авылны тулысы белән талауга әверелә, ә риза булмаган крестьяннар үз өе янында ук бернинди судсыз атып үтерелә.
Моның мисалы Теләче районының Әбде авылында ачык күренә. 1919 елның 26 мартында продразверстка отрядларына каршылык күрсәткән өчен Әбде, Тактамыш, Ташлыяр авылларында 7 кеше атып үтерелә. Ташлыярдан Давыдов Василийның 6 баласы, Хохлова Аннаның 3 баласы ятим калалар. Җәза отрядын соңыннан татар дөньясында билгеле булган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе җитәкли. Татарстан киләчәген уйламыйча продразверстканы 100% ка үтәгән бердәнбер регион була. Аны Идел буеның башка өлкәләре 60-70 % ка гына үти, Россия буенча үтәлеш 58,7%. Шуның өстенә 1920 елның җәендә бер генә тапкыр да яңгыр яумый. Кояш рәхимсез кыздыра, корылыктан җирләр ярылып бетә, иген тишелми, тишелгәне дә бик тиз арада көеп юкка чыга. “Ул елны кояшның да төсе икенче төрле иде“, - дип искә алалар иде авыл картлары. Менә шушы урында кайбер язмаларда “1921 елгы корылык“, - дип еш кына хата җибәрәләр. Корылык 1920 елда башлана, 1921 һәм 1922 елларда дәвам итә. 1921 елда җыелган уңыш 1913 елгы уңышның 6% гына тәшкил итә, ягъни 112 млн пот урынына 6,4 млн пот. Биредә дә корылык кына гәепле түгел: җир эшкәртергә атлар, чәчәргә бөртек булмый, чәчелгәне дә нормага карата яртысы гына була. Барлык атларның 1/3 генә кала, алары да эшкә яраксыз. Бәрәңге белән хәлләр тагын да начаррак. Аның талап алынмый калган өлеше ашап бетерелә һәм утыртырга орлык калмый. 1922 елда якташыбыз, Айдар авылы кешесе, Татарстан АССР ҮБ комитеты председателе Рәүф Сабиров тырышлыгы белән республикага утырту өчен 900,000 пот бәрәңге кайтарыла, ягъни кирәкле күләмнең 16%. Саннар коточкыч. Татарстанда ачлыктан 400.000 кеше ( барлык халыкның 20,2 %) үлә. Республикада кеше ашау очраклары билгеле. Аллага шөкер, безнең якларда андый хәлләр турында хәбәр юк. Авылларда тормышның нигезе булган терлек, йорт кошлары бик аз кешедә генә кала, эт-мәчеләр дә ашалып бетәләр. Без яшәгән Лаеш кантоны ачлыкны авыр кичерүчеләр исемлегендә бер тапкыр да очрамый, тик бу фаҗига Теләчене дә читләтеп үтми. Халык ачыга, ачлыктан шешенеп бетә һәм күпләп үлә. “Көненә 2-3 мәет җирлиләр, берсен күмеп бетергәнче, икенчесе, өченчесенең үлгән хәбәре килә. Үзләре дә ач кешеләр, туң җирне казый алмыйча, егылалар иде, бер кабергә 2-3 кешене күмү очраклары да булды “, - дип сөйли иде шул заманда яшәгән буын. Кайбер йортларда өй эченнән бер кеше дә калмыйча үлеп бетү очраклары да булган. Хәзерге Чирмешән районы Аккир авылында 1922 елның язында 885 кешене җыеп күмәләр. Алар кыш көне үлеп, күмелмичә ятканнар. Сәбәбе: җирләргә кеше калмаган.
Теләчедә ачлыкның чагыштырмача җиңел үтүе “Идел буенда ачыгучыларга ярдәм итүче Рус-Америка Җәмгыяте “нең эшчәнлеге белән аңлатып була. Бу оешманың Теләчедә Лаеш комитеты буйсынуындагы филиалы булган һәм ул ВолПомГол ( волостной комитет голодающим) дип аталган. Архивта Теләче ВолПомГол ның документлары бик яхшы сакланган, хәтта аларга хәзергә кадәр кул да тимәгәнгә ошыйлар. Комитетны волость комитеты әгъзалары Шәйхетдинов, Әкбәров, Усманов җитәкләгән. Алар бик гадел кешеләр булганнар, җирле мөмкинлекләрдән дә файдаланганнар. Тик бу язмалар Теләче якларында ачлык эзсез үткән дигән сүз түгел. ВолПомГолга барлык авыллардан да паек сорап, авыл советы председательләре чыгалар. Волостьта 10723 кеше ачыга, ә Лаештагы җәмгыятьтән нибары 200 иң күбесе 355 паек килә. Паеклар норма буенча килсә дә, аны икегә бүлеп, санын арттыралар. Үтенечләрнең дөреслеген тикшерү өчен комитет әгъзалары рейдлар оештыра. Шундый рейд белән вәкил Түлешкә авылына килә (хәзер бу авыл юк ) һәм беренче очраган йортка керә. Өй эчендә ачлыктан шешенгән 5 кеше үләргә ята. Вәкил үзе белән алып килгән паекларны аларга ашарга бирә. Йорт хуҗасы Гыйләҗетдинов Җамалетдин бик авырлык белән генә паекны ашый һәм 5 минуттан соң сөйләшә ала башлый, ә хатыны һәм өч баласы булган ризыкны ашый алмыйча, вәкилнең күз каршында ук үләләр. Шушы ук хәл Югары Ачы (хәзер бу авыл да юк) Фунтовлар гаиләсендә кабатлана. Кыска гына вакыт эчендә Түлешкәдә 19, Югары Кибәхуҗада 40 кеше ачтан үлә. ВолПомГолның карамагында иң төп ризык - Америкадан килгән бәрәңге була, аны Максабаш авылы кешеләренең базларында саклыйлар. Ул бөтен Теләче волостена 1058 пот була (16.928 кг). Волостьтагы 10723 кешегә бүлсәк, кеше саен 1.5 кг бәрәңге! Үлчәгәндә бәрәңге тулмагач (ничек тулсын инде ул, базда бәрәңге булып ачтан үлеп булмый бит), хуҗаларны алып китәләр, язмышлары белән кызыксынмадым, күзаллавы авыр түгел. Комитет авыллардан ач балаларны җыеп, Казанга озаткан, ә 1374 кеше авылын ташлап, ачлык булмаган җирләргә күчеп китәләр. Теләче волостеның һәр авыл советында ашханәләр оештырыла, ә Теләчедә 144 номерлы ашханә эшләгән. Бу ашханәләрдә нигездә балалар ашатыла. Архивта Теләче ВолПомГолның бик яхшы һәм гадел эшләвен күрсәткән бер гариза – хат бар. Анда волость башкарма комитеты эшчеләре үзләренең бик ачыгулары, эшли алмаулары турында белдереп, аз гына булса да ризык бүлүне сорыйлар.
Халык, бәла ялгыз йөрми ди. Ачлык үзе белән ияртеп, күп төрле авырулар да алып килә. Аеруча тиф котыра һәм ул да халыкны ачлыктан ким кырмый. Авырулар белән көрәшү өчен больница да, врачлар да юк. Шулай да Теләчедә медицина пункты ачып, фельдшер Басков авыруларны дәвалауны оештыра алган. Теләче бары тик 1923 елга гына гадәти тормышка кайта алган.
Шушы вакыйгалар яңадан кабатланмасын иде дип, ходайдан теләкләр теләп, бүгенге тормышыбызга шөкер итә белик. Илләр дә, еллар да тыныч булсын иде.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев