Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Киләсе җәйләргә кадәр, Җәнәй!

Ун еллар чамасы элек Җәнәй авылының кайда урнашканын да белмәгәндер район халкы. Бүген исә, районда гына түгел, күрше-тирә Саба, Питрәч, Балык Бистәсе, Кукмара кебек районнарда да белә башладылар бу кечкенә генә авылны. Ник дисәң, барлык Сабантуйлар беткәч, җәйнең нәкъ уртасында биредә авыл җыены уза. -Авылдашлар, туганнар өчен генә оештырып җибәргән...

Ун еллар чамасы элек Җәнәй авылының кайда урнашканын да белмәгәндер район халкы. Бүген исә, районда гына түгел, күрше-тирә Саба, Питрәч, Балык Бистәсе, Кукмара кебек районнарда да белә башладылар бу кечкенә генә авылны. Ник дисәң, барлык Сабантуйлар беткәч, җәйнең нәкъ уртасында биредә авыл җыены уза.

-Авылдашлар, туганнар өчен генә оештырып җибәргән бу бәйрәм - чын Сабантуйга әйләнде,- ди әлеге җыенны оештырып йөрүче, Җәнәй авылыннан Дамир Бәширов.

Чыннан да, "авыл җыены" дип аталса да, елдан-ел форматы зураеп, әлеге бәйрәм "авыл Сабантуе"на әверелеп бара. Уеннарга килсәк, мәсәлән, тауга йөгереп менү буенча хатын-кызлар арасында Шәмсиева Алена, ирләр арасында Хәнипов Рафыйк беренчелекне бирмәде. (Җәнәй тавына йөгереп менеп кара әле син!) Герне ераклыкка атканда Лилия Хисмәтовадан да ераграк атучылар булмады. (3.40 м!) Бу аңлашыла да, элек Теләче урта мәктәбендә физкультура укыткан Лилия бүген гер күтәрү буенча Татарстан чемпионы. Ирләр арасында гер ату буенча Бәшәров Гөлүскә тиңнәр табылмады. Шулай ук машина тарту, аркан тартышу, әтәч куу, елга аша авыш колгада йөрү кебек уеннар да узды.

Бүләкләр дә бик шәп иде. "Бүләк дигәннән, авылда туып үсмәсәләр дә, ярдәм итүчеләр күп булды",-ди Дамир әфәнде. "Шәкүр Закиров, Рамил Дәүләтшин, Марат Насыйбуллин, Адел Борһанов, Илдар Фазылҗанов, Илсур Шәйдуллин, Фидәил Авхалов кебек егетләрне әйтеп китмичә булмый, барысының исемнәре аталмаса гафу итсеннәр, бик зур рәхмәт аларга",-ди ул.Бәйрәмне алып баручылар Фидәис Хәлиуллин һәм Гөлүс Хәбибрахманов төн уртасына кадәр халыкның мәйдан янына җыеп тотты. Зөлфәт Зиннуров, Айдар Тимербаев кебек танылган җырчыларга яшь артистларыбыз да кушылды.

Сәгать 3 тән балалар уеннары белән башланып киткән бәйрәм төнге 12 дә салют белән тәмамланды. Киләсе җәйләрдә дә синдә очрашырга язсын, җәннәткә тиң Җәнәй!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев