Әкиятләр иленә сәяхәт
Иске Җөри авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар "сәяхәткә" бардылар.
19 май көнне Иске Җөри авыл китапханәчесе Гильмутдинова Р.Ш. балалар бакчасы музыка җитәкчесе Зарипова Г.Х. белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән татар халык әкиятләре иленә сәяхәткә бардылар. Татар халык әкиятләре балаларын яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтә. Сәяхәт балаларга бик ошады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев