Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Комбайннар парады” узды

Кырларда игеннәр өлгерде. Әлеге уңайдан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә ел саен хуҗалыкларның уракка әзерлеге тикшерелә.

Безнең районда 15 июльдә “Россельхозцентр”ның Татарстан бүлеге җитәкчесе Виталий Новичков җитәкчелегендәге комиссия җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Чулпан” һәм “Алан” ширкәтләре, “Низамов М.Х.” һәм “Әхмәтов Г.Ф,” крестьян-фермер хуҗалыклары кырларында булып, урып-җыю комбайннарының, ашлык киптерү, чистарту агрегатларының уракка әзерлеген, хезмәт иминлеге таләпләренең үтәлешен тикшерде. Бу мөһим чараны икенче төрле “Комбайннар парады” дип тә йөртәләр. Бу көнне комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Илнур Гарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илфар Баев, “Гостехнадзор”ның Теләче бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров эшләде. Шунысы игътибарга лаек, бу көнне алда санап үтелгән хуҗалыклар уракка да төште. 

Урыннардагы әзерлек һәм комиссиянең эше турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев