Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Дүрт сәгатьлек тамаша, ягъни, 30 апрель көнне булган Гала-концерттан 400 фото

30 апрель көнне район мәдәният йортында районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестиваленең гала-концерты булып узды. Өч ай барган фестиваль концертында барлыгы 1370 үзешчән сәнгатькәр катнашты. Ә гала-концертта сәхнәгә бүләкләнергә 319 катнашучы күтәрелде, шуларның кырыклабына гына концертта чыгыш ясау бәхете тәтеде. Концертның...

30 апрель көнне район мәдәният йортында районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестиваленең гала-концерты булып узды.

Өч ай барган фестиваль концертында барлыгы 1370 үзешчән сәнгатькәр катнашты. Ә гала-концертта сәхнәгә бүләкләнергә 319 катнашучы күтәрелде, шуларның кырыклабына гына концертта чыгыш ясау бәхете тәтеде.

Концертның беренче бүлегендә авыл җирлекләреннән килгән үзешчәннәр чыгыш ясап бүләкләнсә, икенче өлештә оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючылар кабат тамашачы алдында үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә булган осталыкларын күрсәттеләр.

Аларның хезмәтләре буш калмады, төрле дәрәҗәдәге дипломнар, акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Авыл җирлекләре арасында иң яхшы чыгышлар Алан, Баландыш, Үзәк авыл җирлекләренеке дип табылса, оешма-предприятиеләр арасындагы бәйгедә беренчелекне яулаучы оешма табылмаган. Мәртәбәле жюри икенче урынга полиция, мәгариф бүлекләрен лаек дип тапкан. Өченче урында район үзәк хастаханәсе коллективы.

Гала-концерт үзе дүрт сәгатькә сузылса да, берәүне дә ялыктырмады, киресенчә, тамашачылар биредән йөрәкләренә дәрт, беләкләренә ел буена җитәрлек көч алып кайтып киттеләр.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев