Теләче Информ

Теләче районы

18+
Главные новости

Корбан чалыйм дисәң...

Ветеринария белгечләре Корбан чалу кагыйдәләрен искә төшерә.

Корбан бәйрәме алдыннан республиканың ветеринария хезмәте терлек чалу пунктларын оештыру буенча әзерлек эшләре алып бара.

Бу җаваплы көннәрдә район һәм шәһәрләрнең ветеринария белгечләре терлекләргә ныклы контроль, вак мөгезле терлеккә бруцеллезга тикшерүләр үткәрәләр. 

Ветеринария белгечләре искә төшерә, терлекне сату яки корбан чалу алдыннан кайбер мәҗбүри критерийларны үтәргә кирәк:

- Авыл Советыннан шәхси хуҗалыкта терлекләр булу турында белешмә алырга кирәк.

 - Участок ветеринария табибыннан иммунизация (вакцинация) булуы турында белешмә алу . 

- Корбан чалыр алдыннан бер атна кала бруцеллезга кан пробаларын алырга һәм җирле ветеринария лабораториясенә илтеп бирергә кирәк.

Фото: Ветеринарная служба Татарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев