Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ковидка каршы прививка ясаткач, су коенырга, кояшта кызынырга ярыймы?

Сорауга табиб-терапевт Татьяна Романенко җавап бирә.

– Теләсә кайсы прививкадан соң әйтелә торган киңәшләр бу очракта да туры килә. Укол кадаган урын шешеп, кызарып тормаса, мунчага, душка керергә, бассейнда йөзергә, су коенырга ярый. Прививка ясату белән кояшта кызыну арасында бернинди бәйләнеш тә юк. Һәрхәлдә, минем бу уңайдан уздырылган ниндидер фәнни тикшеренү нәтиҗәләре турында ишеткәнем юк әле. Бу очракта бары тик кояшта иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә кызынырга һәм тәнгә кояшка каршы крем сөртергә кирәклеген генә истән чыгармаска кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев