Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен
Теләче муниципаль районында юл-транспорт инфраструктурасын үстерү юнәлешендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан “Главтатдортранс” дәүләт казана учреждениесе кураторы Илһам Миннемөхәммәт улы Мусин Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Бүләкне иясенә, 12 декабрь көнне район Советының утырышлар залында булып узган “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев