Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Күргәннәр, ишеткәннәр тәэсирендә

Суслонгер хәрби өйрәнүләр үзәгендә булып кайтканга бер айга якын вакыт узса да, анда күргәннәр, ишеткәннәр тәэсиреннән айный алган юк.

Тетрәндергеч, күңелнең иң нечкә кылларын кузгата торган очрашулар иде ул. Әле дә болар турында күбрәк язасы, күргәннәрне, ишеткәннәрне укучылар күңеленә җиткереп каласы килә.

Иң башта зиратта, һәлак булучылар истәлегенә куелган обелиск янында, экскурсоводыбыз, Суслонгер урта мәктәбенең математика укытучысы Галина Лихачева тарихи хәтирәләре белән уртаклашты. Биредә догалар укылып, Коръән аятьләре әйтелеп, шәһит киткәннәрнең рухлары шатлансын, бу явызлыклар бүтән кабатланмасын, ил-көннәребез имин, тыныч булсын дигән теләкләр теләнде, истәлек ташларына чәчәкләр салынды. Зыярат кылучылар арасында Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, безнең төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш һәм Биектау районнары имам-мөхтәсибләре бар иде.

Мәгълүм булганча, 1941 нче елның июленнән 1943 нче елның ноябренә кадәр эшләгән хәрби өйрәнүләр үзәгендә курсантлардан сугышка пулеметчылар, артиллеристлар, танкка каршы ата торган пулеметчылар взводы командирлары әзерләгәннәр, шул ук вакытта татарларны, башкортларны, чувашларны, үзбәкләрне һәм башка милләт вәкилләрен рус теленә өйрәткәннәр. Татарлар арасында авылга кайтып, авылдашларын алып килүчеләр дә булган. Бу өйрәнүләрне ун меңнәрчә солдат узган. Әмма монда эләккән ир-егетләрне тәмугның үзе көткән. Шунысы игътибарга лаек, сугышка кадәр дә биредә хәрби өйрәнүләр үзәге эшләгән. Ләкин аннан калган корылмалар, биналар инде күптән җимерелгән, ташландык хәлдә булган. Хәрби өйрәнүләр үзәген курсантлар яңабаштан төзиләр, төзекләндерәләр.

Салкыннар башлангач, җылы киемнәр бирелмәгән, ашарларына көненә 200 грамм ипи булган. Ачлыктан, салкыннардан, төрле чирләрдән меңнәрчә кеше монда үз үлемен тапкан. Кызганычка каршы, бу лагерьларда үлүчеләрнең саны исәпкә алынмаган, аларның күпчелеге әле дә хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Әкренләп тарихның “ак таплары” ачылып килә.

- Хәзер Суслонгер турында интернет аша бик күп мәгълүматлар табарга мөмкин. Татарстанның “Хәрби дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Черепановның да бу хакта китабы чыкты, кинорежиссер Сергей Ростоцкийның хатирәләрен, журналист Марк Рафаловның “Футбол оптом и в розницу” дигән китабын табып укырга киңәш итәм, - диде Галина Лихачева.

Ул көнне куе нарат урманында, тарихи, фаҗигале эзләр буйлап озак йөрдек. Галина ханым тар тимер юлны - “узкоколейка”ны, кыр кухнясы, землянка, штаб һәм клуб булган урыннарны күрсәтте. Кайчандыр биредә булган тетрәндергеч вакыйгалар турында ул:

- Йөз кешелек землянкаларда өч йөз кеше яшәгән. Бервакыт янгын чыгып, шунда йөз кеше янып һәлак булган, чөнки ишекләр тышка түгел, эчке якка ачылган, курсантлар чыга алмыйча төтенгә буылып, тончыгып үлгәннәр, - дип искә алды.

Быелгы чарада катнашкан муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов Хәтер ташы янәшәсендә ясаган чыгышында:

- Без мәктәптә укыганда безгә бу теманы сөйләүче булмады. Чөнки әлеге тема тыелган иде. Соң булса да, уң булсын диелә халкыбыз мәкалендә. Бу урын турында күптәннән ишетеп белсәм дә, килергә, күрергә насыйп булмады. Ниһаять, күптәннән уйланган уем чынга ашты. Биредә күңел үзеннән-үзе сагыш һәм үкенеч хисләре белән тула. Безнең максат – әлеге михнәтне күргән кешеләрне онытмыйча, алар хакында балаларыбызга, оныкларыбызга сөйләп, җиткереп калдырырга тиешбез. Әлеге тарих яңадан кабатланмасын, әлегедәй канлы, коточкыч вакыйгалар башка булмасын өчен, үз өлешебезне кертергә бурычлыбыз. Ил-җирләребез имин,тыныч булсын. Ходай илебез җитәкчелегенә мондый вәхшәтне бүтән булдырмаска аек акыл, сабырлык бирсен, - диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев