Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Көрәшеп, ныгып үсәләр

Күкчә авылының яшь көрәшчеләре, бертуганнар Әмир һәм Рамил Антоновлар көрәш сөюче райондашларыбызга инде күптән таныш.

Алар район, республикакүләм ярышларда гына түгел, авылларыбызда, район үзәге - Теләчедә үткән Сабантуйларда балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән көрәш бәйгеләрендә әледән-әле алдынгы урыннарны яулап киләләр.

Рамил бүген Казан кооператив техникумының беренче курсында белем алса, Әмир Теләче урта мәктәбенең алтынчы сыйныфында укый. 2016 нчы елда Теләче урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кергәч, “Батыр” спорт комплексы каршында эшләп килүче көрәш түгәрәгенә иң элек Әмир йөри башлый. Биредә ул чакта тренер булып эшләүче Илдар абыйлары Гыйниятуллин (хәзер “Теләче” балалар спорт мәктәбен җитәкли) үзенең төркеменә балалар туплау өчен Әмирләр сыйныфына карауга кергән була. Әмир көн саен Теләчегә кем йөртәсен, ягъни алдын-артын уйлап тормый, түгәрәккә язылып та куя. Берничә атнадан соң, Әмиргә ияреп, көрәш түгәрәгенә абыйсы Рамил дә йөри башлый. Билгеле инде, егетләрне түгәрәкләргә йөртү, ягъни “таксист” вазифасы Күкчә авылы клубы мөдире булып эшләүче әниләре Рәйхана ханым җилкәсенә төшә. Авырыксынмый Рәйхана ханым, уллары, аларның спортта, бигрәк тә аның милли көрәш төрендә ирешкән уңышлары хакына барысын да эшли, уенын-чынын бергә кушып әйткәндә, барысына да түзә.

Әмир биш ел дәвамында, район Сәнгать мәктәбендә хореограф Зәринә Әхмәтова сыйныфында бию серләренә дә төшенде. Алга таба ул Зилә Баева җитәкчелегендәге “Сюрприз” бию төркемендә бииячәк. Көрәш һәм бию түгәрәкләренә йөрүдән тыш, ул спортның волейбол төре белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Чөнки бик ярата ул бу уенны. Зур физик әзерлек сораучы әлеге спорт төре серенә аларны тренер Шамил Шәяхмәтов төшендерә.

Рамил көрәш түгәрәгенә, энесе Әмиргә караганда соңрак йөри башласа да, призлы урыннарны иртәрәк, шул елны ук яулый башлый. Әмиргә исә пъедестал баскычларына икенче, өченче елларда гына күтәрелү насыйп була.

Соңгы берничә елда район күләмендә үткәрелгән ярышларда аларның әлеге баскычлардан төшкәннәре юк. Мисал өчен, 2020 елда шәхси эшмәкәр, милли көрәш буенча спорт остасы Расих Габдрахманов призына үткәрелгән ярышта икесенең дә чемпион исеменә лаек булганы хәтердә калган. Шулай ук танылган фермер, милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Сәгыйть Гыйниятуллин призына үткәрелә торган ярышларда да бертуганнарның сынатканы юк. Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, ”Батырлык өчен” медале, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән батыр якташыбыз Миңнегали Нагуманов истәлегенә үткәрелгән ярышта Әмир чемпион титулын саклап кала алды. Танылган җырчы Салават Фәтхетдинов призына үткәрелгән республикакүләм бәйгедә Рамил өченче урынны яулады. Быел үзем Теләче Сабантуенда, Иске Карабаян авылында узган Тройсын бәйрәмендә егетләрнең матур алымнар күрсәтеп көрәшүләрен сокланып карап тордым. Бу көнне Субашта узган бәйрәмдә балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән көрәш бәйгесендә Әмиргә тиңнәр булмаса, Тройсын бәйрәмендә Рамил ут уйнатып көрәште, батыр исеменә лаек булды. Быел Алан авылында узган Сабантуенда Әмиргә үзеннән күпкә авыррак һәм яшькә өлкәнрәк көндәшен җиңеп, тәкә алып кайтырга насыйп булган. Шунысы мактауга лаек, әти-әниләре аларны мөмкинлекләреннән чыгып, һәр ярышка, Сабантуйга алып барырга тырыша.

Әнә шулай алар, остазлары, үзе дә балачактан көрәшеп үскән, яшьлек елларында мәйдан тоткан, зур титулларга ия Илдар абыйлары Гыйниятуллин үрнәгендә, ярыш саен җиңү арты җиңү яулыйлар. Кыскасы, көрәшеп, ныгып үсәләр. Һәм тагын өч айдан өч яшен тутырачак энеләре Кәримне дә үзләре артыннан ияртерләр, көрәшче егет булып үсәргә ярдәм итәрләр дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев