Кыш гомере кыска, кадерен белеп калыйк!
Бүген, ягъни 14 февраль көнне Теләче чаңгы базасында “Татарстан чаңгы юллары” проекты кысаларында чаңгыда ярышу буенча район беренчелеге үткәрелде.
Табигать бүген ярышка килүчеләргә мәрхәмәтле булды. Ярышларны ачу тантанасында спортчыларга үзенең изге теләкләрен җиткергән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов бу хакта ассызыклап; “Әле кичә генә юлларда сулар җыелып торса, бүген исә чаңгыда шуарлык суыгы да. шул ук вакытта кояшы да бар. Рәхәтләнеп чаңгыда шуарга, саф һавада булырга, сәламәтлекне ныгытып калырга мөмкин. Кышның гомере кыска, шуңа күрә шушы санаулы көннәрдә чаңгыда шуып, тимераякта йөреп,мөмкинлекләрдән файдаланып, тән саулыгына, яхшы кәефкә калыйк”, - диде ул.
Традицион ярышта олысы да, кечесе дә теләп катнашты. Финишка беренче, икенче һәм өченче булып килгәннәргә Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлеккә – “Татарстан чаңгы юллары” проектының логотибы төшерелгән спор башлыклары тапшырылды. Моннан тыш, алдынгы урыннарны яулаган чаңгычыларны бүләкләү тантанасында узган атнада ГТО нормативларын тапшырганда югары күрсәткечләргә ирешкән балалар белән өлкәннәр дә Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнде.
Бүген Теләче чаңгы базасында узган ярышлар турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев