Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кызгану хисе уятмый

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның җиде аенда 20 исерек йөртүче тоткарланган. 2019 елда әлегедәй очрак 20, узган ел 14 тапкыр теркәлгән булган.

Тоткарланучылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк?!  Механизаторлар, укытучылар, шоферлар, учреждение хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, хәтта җитәкчеләр дә бар. Шунысы игътибарга лаек, быел тоткарланучыларның өчесе икенче тапкыр эләгүчеләр. Соңгыларына законсыз гамәлләре өчен 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф яный. Шулай ук 1, 5 елдан алып, 3 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан, ике елга иректән мәхрүм итү дә карала. Машинасын штраф мәйданчыгыннан бары ОСАГО полисына кертелгән кеше генә алырга хокуклы.

Беренче тапкыр тоткарланучыларны исә Россия Федерацияcе Административ хокук бозулар кодексының 12,8 маддәсенең 1 нче өлеше буенча 30 меңгә кадәр штраф  һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү карала.

Беренче тапкыр тоткарланучылар арасында һөнәре буенча механизатор хезмәтендә булган Г. да бар. 44 яшьлек Г. моңарчы үзен, гаиләсен тракторда эшләп туйдырды. Законсыз гамәле аркасында яраткан хезмәтеннән колак каккан  Г. хәзер авылдашлары белән бергә, көнлекче сыйфатында Казанга йөреп, төрле эшләрдә эшләргә мәҗбүр. Иртә китә, кич кайта, кем әйтмешли, ярты хезмәт хакы юлда төшеп кала. Очраклы эшләрдә хезмәт куеп йөргән авыру хатыны, мәктәп яшендәге кызы белән улын һәм үзен әнә шулай туендыра ул. Шуңа да карамастан, Г. ның бүгенге авыр тормышы күңелдә бер дә кызгану хисе уятмый. Берәү дә аның авызына көчләп аракы салмаган. Үзен юлда тоткарлаган дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен, шул исәптән әлеге юлларның авторын - мине җиде буын бабаларыбызны искә төшереп сүгә торгандыр инде. Бу очракта аның көнлекче хәленә төшүенә кем гаепле соң? Фәкать үзе! Талканы чиксез дәрәҗәдә коры булган, гаиләсендә үзен диктатор итеп тоткан (сүз дә юк, гаиләдә әти культы кирәк, әмма бу дәрәҗәдә түгел - Ф.Г.), җәмгыятьтә (авылдашлары, хезмәттәшләре арасында диик) үзен тупас һәм дорфа тоткан  Г. ның хәзер бүреге яна түгелме? Үзеңнең кыйблаң, кылган гамәлләрең хак булмыйча, якыннарыңа һәм башкаларга үтәлмәс дәрәҗәдә таләпләр кую һич кенә дә ир-егетлек гамәле түгел, минемчә. Әүвәл үзеңнең калебең  чиста булу мөһим. Аның явызлыгына якыннарының, авылдашларының рәнҗешедер бу.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев