Көз чәчсәң - көлгә чәч!
Узган атнада районыбыз игенче-механизаторлары көзге чәчү эшләрен башлап җибәрделәр.
Мисал өчен, җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәтендә бу мөһим эшкә дүрт көн элек керешкәннәр. “Таң”лылар арыш чәчәләр, аның да “Тантана” дип исемләнгәнен һәм беренче репродукциялесен. 10 август көнне 71 гектарлы басуда чәчүне тәмамлап, 151 гектарлысына күчкәннәр иде. Ширкәтнең баш агрономы Гөлүс Зәйнетдинов әйтүенчә, чәчү эшләре бер гектарга 70 килограмм исәбеннән катлаулы ашлама кертеп башкарыла. Моңа өстәп, соң көздә уҗымнарны чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртү күздә тотыла.
- Кичә бу басуның 45 гектарын чәчеп өлгергән идек. Бүген 80 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга планлаштырабыз. Язгы һәм җәйге айлар никадәр генә коры килмәсен, көзге агрочараларны, эшнең сыйфатына хилафлык китермичә, билгеле бер срокта башкарып чыгасы иде. Киләсе ел уңышына нигез нәкъ менә бүгеннән салына, - дип, көзге чәчү эшләренең барышы белән таныштыры мине Гөлүс Зәйнетдинов.
Быел да көзге чәчү эшенә ир-егетләрнең булдыклылары, үз эшләренең осталары алынган. Алар: МТЗ1221 тракторын иярләүче звено җитәкчесе Айрат Абдуллин, чәчүчеләр - Рәфкать Сабиров, Илфат Бикчәнтәев һәм Мөнәвир Хәлиуллиннар. Әлеге ирегетләр чәчү эшләрен СЗП3,6 чәчкече белән башкаралар. Хәтерем ялгышмаса, әлеге чәчкеч белән алар өченче сезон эшлиләр.
- Чагыштырмача яңа агрегат. Шөкер, әлегә ватылып бимазаламый. Яңа булуы чәчү эшләрен мөмкин кадәр төгәл һәм пөхтә итеп башкарырга ярдәм итә. Ни әйтсәң дә, яңа агрегат яңа инде. Элеккегесе бик нык искергән иде. Ун елга якын дус-тату булып, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшлибез, - диде алар беравыштан.
Чәчүчеләрне симәнә белән “КамАЗ”да эшләүче Гыйльфан Кәримуллин тәэмин итеп тора. Эштә өзеклек тудырмый ул. Чираттагы “заправка” өчен ул чәчүчеләрне җир башыннан ук көтеп ала. Чәчүлек өчен җирне исә МТЗ1221 тракторында эшләүче Евгений Никитин әзерли. Күрше Марий Эл Республикасыннан килеп хезмәт куючы Евгений культиватор белән туфракны йомшартып, чәчәр дәрәҗәгә җиткереп кенә калмыйча, беррәттән, чәчүлек мәйданны чүп үләннәреннән дә арындыра. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кырда хезмәт куючы механизаторлар көнгә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителәләр. “Таң”лылар быел 350 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарып чыгарга планлаштыра. Барлык мәйданнарга да арыш чәчәчәкләр.
Көзге чәчү эшләре белән беррәттән, ширкәт кырларында урып-җыю эшләре дә бара. Дөресрәге, төгәлләнеп килә. Бу уңайдан баш агроном Гөлүс Зәйнетдинов: “Соң гына игелгән 350 гектар мәйдандагы язгы бодай белән 109 гектардагы солы басуын гына суктырып аласы калды”, - диде, көннәрнең коры торуына беркадәр сөенеп тә, көенеп тә. Яңгыр яуса, чәчелгән мәйданнар дым ала, яумаса урып-җыю эшләрен төгәлләргә була. Барыбер дә көенече күбрәктер, чөнки барыбызга да яшәү көче, дәрте һәм мөмкинлеге бирүче яңгырлар юк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 12 августка алынган мәгълүматларга караганда, өченче көн җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте игенче-механизаторлары да 177 гектар мәйданны биләгән басуда “Подарок” сортлы арыш чәчә башлаганнар. Чәчү эшләре бер гектарга 100 килограмм исәбеннән катлаулы ашлама кертеп башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев