Көзге муллык тантанасы
Бүген, ягъни 2 октябрь көнне, Теләче мәдәният йортында якынлашып килүче Авыл хуҗалыгы эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан “Уңыш бәйрәме” үткәрелде.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә эшләүче хезмәт алдынгылары һәм тармак ветераннары чакырулы булган тантаналы чарада муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән берлектә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров та катнашты һәм районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ихлас тәрбикләүләрен ирештерде. Аңа кадәр ул муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов озатуында җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең Күкчә авылы фермасында булып, дәүләт ярдәме белән сатып алынган 100 баш таналар төркемен, быел җаваплылыгы чикләнгән “Август – Теләче” ширкәте базасында төзелгән бөртек киптерү заводын карады.
Теләче мәдәният йортында узган тантанда яңгыраган чыгышлар, бүләкләүләр район үзешчәннәренең һәм кала артистларының чыгышы турында тулырак “Теләче” газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев