Көзге ярминкәдә
1488
0
Бүген, ягъни 4 ноябрь көнне Теләченең үзәк урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып үтте.
Хәер, алай гына микән?! Биредә ит, сөт бал, май, балык, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән тыш, районыбызда һәм күрше районнарда җитештерелгән көнкүреш товарлары да сатып алырга мөмкин иде. Әлегедәй мөмкинлекне ярминкәдә Кукмара киез итекләр фабрикасы, Сабадан килгән “Хәят” оешмасы һәм үзебезнең Теләче сәнәгать мәйданчыгында уңышлы эшләп килүче җаваплылыгы чикләнгән “ЛМР-Пласт” ширкәте хезмәткәрләре тудырды. Ярминкәдә шулай ук ашлыкка, печәнгә, тере малга - бозауларга, тайларга сорау зур булды.
Ярминкәгә килүчеләрне һәм райондашларыбызны, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне белән, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде. Үзенең чыгышында ул көзге ярминкәнең оешкан төстә узуын да билгеләп узды. Азактан көзге нигъмәтләрдән ясалган күргәзмәләр бәйгесендә призлы урыннарны яулаган мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә Мактау грамоталары һәм бассейнда йөзү өчен сертификатлар тапшырды. Үзәк урамдагы сәүдә район мәдәният хезмәткәрләренең бәйрәм концерты белән үрелеп барды.
Теләченең Ленин урамында узган авыл хуҗалыгы яминкәсе турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев