Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Әллә салкын тигән, әллә ковид эләккән

Хәзер төчкерсәң, йөткерсәң, ковид түгелме, дигән шик керә. Югыйсә көз көне салкын тидереп авыручылар ел саен арта. Ковидны сулыш юлларының вируслы ялкынсынуыннан аерып буламы? Кайсы очракта компьютер томографиясен үтәргә кирәк?

Укучыларны борчыган сорауларга Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре җавап бирде.

- Халык телендә ковидның дүртенче дулкыны килде дигән сүзләр йөри. Коронавирус белән авыручылар саны ни өчен арта икән, әллә хәзер ОРВИ билгеләрен дә ковид дип кабул итәләрме?
— Көз көне салкын тидереп авыручылар, чынлап та, арта. Бу һава торышы, яңгырлар белән дә бәйле. Кешенең салкында бик йөрисе килми, шуңа да күбрәк сәүдә үзәкләрендә, ябык биналарда вакыт үткәрә. Ә мондый җирдә вирус тизрәк тарала. Мәктәпләрдә уку башлану, балаларның төрле түгәрәкләргә йөрүе дә чир таралуга сәбәпче. Аннары кеше коронавирустан саклану чаралары турында оныта башлады кебек. Битлек ияккә төште, социаль дистанцияне сакламыйлар. Ковидның штаммнары күптөрле. Вирус үзгәрә, мутацияләнә. Элек борын тыгыла икән, димәк, бу ОРВИ, коронавирус түгел дип фаразлый алсак, хәзер ковидның төгәл билгеләрен атау мөмкин түгел. Быелгы сезонның төп үзенчәлеге — ОРВИ коронавирусның яңа тибы структурасына кертеп карала. Шуңа да салкын тиюнең беренче билгеләре күзәтелүгә үк үзизоляциядә калу, эшкә бармау, кеше арасына чыкмау хәерле.

— ОРВИ белән ковидны аерып булмый, димәк?
— Салкын тию, грипп һәм коронавирусны бер-берсеннән аеру авыр. Өчесенең дә билгеләре уртак. Ковид вакытында, гадәттә, температура югары күтәрелә. Ләкин бу грипп булганда да күзәтелергә мөмкин. Кемдер коронавирусны җиңел формада уздыра. Андый очракта температура 37,3 оСтан артмый. ОРВИ вакытында, гадәттә, йөткергәндә какырык бүленә, грипп, ковид булганда, күбрәк коры ютәл күзәтелә. Хәлсезлек, баш авырту, мускуллар сызлау, борын тыгылу, тамак авырту өчесендә дә булырга мөмкин. Ковидта кайчак эч китә, ис, тәм тоймый башлавың бар.
Коронавирус аркасында грипп икенче планга күчте кебек. Аңа каршы прививка ясатучылар кимеде. Югыйсә гриппның нәтиҗәләре дә аянычлы булырга мөмкин. Ковидны ачыклар өчен сырхауханәләрдә ПЦР-тест ясыйлар.

— Компьютер томографиясен кайсы очракта ясатырга?
— Компьютер томографиясен үз белдегең белән ясатырга ярамый. Ул ковидны билгеләүдә төп алым була алмый. Сулыш алу авырлашса, температура 38 оСтан югары күтәрелсә, озак вакыт төшмәсә, авыруның хәле начар булса, компьютер томографиясенә юллыйлар. Моны табиб кушуы буенча гына эшләргә киңәш ителә.

— Күп кеше ковид белән авырганмы, юкмы икәнен антитәнчекләргә анализ тапшырып билгели.
— IgM-антитәнчекләре организм вирус белән очрашканнан соң иң беренче булып барлыкка килә. IgG-антитәнчекләре соңрак формалаша. Авыруның беренче билгеләре күзәтелгәннән соң, 10-14 көнгә антитәнчекләргә анализ тапшырырга була. IgG ачыклану антитәнчекләр барлыгын аңлата. Дөрес, алар кешене саклый, иммунитет нык дип ышандырып булмый. Кайбер очракта ковид белән авырган кешеләрдә дә антитәнчекләр ясалмаска мөмкин. Табиблар, авырганнан соң барлыкка килгән антитәнчекләргә караганда, вакцинадан соң формалашкан антитәнчекләр нәтиҗәлерәк дип саный. Коронавируска каршы “Спутник V”, “ЭпиВакКорона”, “КовиВак”, “Спутник Лайт” кадатырга мөмкин. Дөрес, соңгысы бер тапкыр прививка эшләткән йә ковид белән авырган, иммунитеты какшаган, җитди авыруы булган кешеләргә генә ясала. Прививка да ковидтан 100 % сакламый. Әмма бу очракта чир өзлегүләрсез уза дигән ышаныч бар. Коллектив иммунитет булганда, авыруны җиңү җиңелрәк.

— Салкын тию, грипп, ковидтан ничек сакланырга?
— Грипп, ковидтан соң өзлегүләр килеп чыгарга, иммунитет какшарга, организм талчыгырга мөмкин. Коронавирустан соң тромблар барлыкка килү куркынычы арта. Хәтер югалды, чәч коела дип зарланучылар бар. Шуңа да авырган кешеләргә табибка күренергә, анализлар тапшырырга, тернәкләнергә, иммунитетны ныгытырга киңәш ителә.
Пандемия шартларында исә кулларны еш юарга, бүлмәне берничә тапкыр җилләтергә, кеше күп булган урыннарда йөрмәскә, битлек кияргә, 1,5 метр ара сакларга, йогышсызландыру чараларын кулланырга кирәк. Шулай ук көненә кимендә 8 сәгать йоклау, С, Д, цинк, башка витаминнар куллану, яшелчә, җиләк-җимеш, балык ашау файдалы. Артык баллы, тозлы, ысланган ризыклар киңәш ителми. Саф һавада күбрәк булыгыз. Җитәрлек күләмдә су эчегез. Җылы киенеп йөрегез. Спиртлы эчемлек куллану, тәмәке тарту хәлне катлауландырырга мөмкин. Сәламәт яшәргә тырышыгыз.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев