Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Милли МультFest» фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

22 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Милли мультFest» республика балалар кинофестивалендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

21 апрель көнне Шаян ТВ каналында “Милли мультфест” Республика балалар кинофестиваленең республика этабына узучылар белән турыдан-туры эфир үтте. Биредә Балалар иҗат үзәгенең “Репортер” түгәрәгенә йөрүче Илхан Гилманов да катнашты. Эфир вакытында барган тавыш бирү нәтиҗәсендә, алар беренчелекне алып “Тамашачы мәхәббәте” исеменә лаек дип табылдылар һәм 22 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бүләкләнделәр (җитәкчеләре Бәширова Нурия Илдус кызы). Алар фестивальнең дипломы һәм Шаян ТВ каналының «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңүче буларак тәбрикләнде. Котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев