Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Минтимер Шәймиев: Декларация кабул итү акланган адым булды, башка юл юк иде

Татарстанның беренче Президенты декларация кабул итүнең мөһим тарихи адым, «безнең республика тарихында әле беркемгә дә кичерергә туры килмәгән» җаваплылык булуын әйтте.

Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итү Татарстан өчен җитди вакыйга булды. Әмма ул акланган адым булды, ул вакытта башка юл юк иде, дип сөйләде Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью»да.

Минтимер Шәймиев әйткәнчә, ул елларда республика сәяси яктан да, хуҗалык итүче субъект буларак та тулысынча хокуксыз була. Хәтта үз халкына ашаткан эремчекнең майлылыгын да үзлегеннән билгели алмаган. Гәрчә, шул ук вакытта Татарстан союз күләмендәге фонды тәэмин итү күләмен һәрвакыт арттырып үтәгән һәм Латвия, Эстония һәм Литва суммасы белән чагыштырырлык күләмдә тулай продукциягә ия булган. Моннан тыш, илнең башка төбәкләре, чит илләр белән элемтә урнаштыру мөмкинлеге ябык була.

«Образлы итеп әйткәндә, безгә республикаларның, крайларның һәм өлкәләрнең мөмкинлекләрен ачу өчен һава җитмәде. Россия үзенең хокуксызлыгы, алга таба да болай дәвам итә алмаячагы турында беренче булып белдерде. Ә Татарстан икенче булып игълан итте. Декларация кабул итү акланган адым иде. Башка юл булмады», — дип аңлатты Минтимер Шәймиев.

Татарстанның беренче Президенты декларация кабул итүнең мөһим тарихи адым, «безнең республика тарихында әле беркемгә дә кичерергә туры килмәгән» җаваплылык булуын әйтте. Бу хакта һәрвакыт истә тотарга кирәк, чөнки төбәкнең һәм бөтен илнең алга таба үсеше — аның халкының җаваплылыгы дип саный ул. «Хәзер эшләргә һәм үзебезнең нәрсә сәләтле булуыбызны күрсәтергә кирәк. Булдыра алгач, яхшы», — дип йомгаклады ул.

Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация 1990 елның 30 августында кабул ителә. 

Татарстан 24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев