Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мөхәммәтшин бүген кандидатлар өчен алдан тавыш бирүдә катнашты

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына белемле, акыллы, тәҗрибәле кешеләр тәкъдим ителә, халыкның ышанычы артачак дип саный.

«Халыкның тәкъдимен, теләген исәпкә ала алсак, кандидатлар безнең ышанычны аклар дип уйлыйм. Чөнки алар безнең сәясәтне, телебезне саклый, башкарган эшләребезне тиешенчә күрсәтә алачак», — диде ул журналистларга Казанның 18 мәктәбендә оештырылган сайлау участогында.Дәүләт Советы рәисе алдан тавыш бирүне «Бердәм Россия» партиясе бөтен ил буенча оештырганын, бүген халык иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр участокка килеп яки онлайн тавыш бирә алуын да искәртте.

«Россиянең 42 субъекты онлайн тавыш бирүдән тыш, участокка барып тавыш бирү мөмкинлегенә ия булды. Бу — авыл җирлекләрендә торучыларга да яхшы, кешеләр тавыш бирү участогына килеп, танышлары белән күрешә, бу үзенә күрә алар өчен бәйрәмгә әйләнә», — дип өстәде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев