Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Муниципаль районнарда терлекчелек буенча семинарлар уза

Муниципаль районнарда «Сөт терлекчелегенең нәтиҗәле технологияләре – авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш нигезе» темасына зона семинарлары уза.

Әлеге семинарлар Балтач һәм Актаныш районнарында инде узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар һәм хуҗалыклар зоотехниклары катнашты.

Киңәшмәдә 2021 елның терлекчелек тармагының 8 айлык  эшенә йомгак ясалды. Бу тема буенча  хуҗалыкта селекция-генетика эшен оештыру һәм терлек азыгының сыйфаты турында фикер алыштылар.

Семинарда авыл хуҗалыгындагы инновацияләр - сөтне суыту технологиясе дә, саву җайланмаларын дезинфекцияләү технологиясе дә игътибардан читтә калмады.

Әлеге семинар Баулы һәм Балык Бистәсе районнарында да узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев