Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Нигъмәтләрдән өлеш чыгардык

Һава торышы эссе булды, бәрәңге уңышы начар булды дип зармоң белдерсәк тә, Аллаһы Тәгалә ел буена ашарлык бәрәңгесен дә бирде. Бакчаларда яшелчә уңды, җиләк-җимеш тә булмады түгел, булды.

Өлкәннәр әйткәнчә, бер яктан караганда, әрәмшәрәм итмәс өчен шулай булуы бәлки хәерлерәктер дә.

Хәзер уңышларыбыздан гошер сәдакасына өлеш чыгарырга вакыт җитте. Уңышның бер өлеше ятимнәргә, мескеннәргә, мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә бирелергә тиеш. Ел саен район үзәгендә гошер сәдакасын җыю оештырыла. Бу чара быел 26 сентябрь көнне Теләче авылының “Ихлас” мәчете янында оештырылды.

Тамчылардан күл җыела дигәндәй, һәр кеше аз-азлап алып килә башлагач, зур КамАЗ арбасы күз алдында кабаклар, ташкабак, чөгендер, кишер, бәрәңге белән күмелә дә башлады. Әлеге игелекне оештырган Татарстан Республикасының Төньяк районнары казые, Теләче районы имаммөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев:

- Гошер ул сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, уннан бер өлешен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе - теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуында, ни өчен дигәндә, безнең үстергән нигъмәтләребез табигать шартларының яхшы килүе нәтиҗәсендә безгә насыйп була. Быелгы корылыкта бәрәңге булмас дигән идек, Аллаһның рәхмәте белән булды. Кемнәр гошер сәдакасын тапшырып бетермәгән, күңелләрендә теләкләре бар икән, “Ихлас” мәчетенә мөрәҗәгать итүгез сорала, - диде.

Район халкыннан 5 тонна көзге нигъмәтләр җыелды. Алар, елдагыча, Казандагы мәдрәсәләргә җибәрелә. Гошер сәдакасын җыюда вакытларын, көчләрен кызганмыйча ярдәм иткән, үзенең шәхси КамАЗ машинасы белән килгән Айназ Фатхуллинга, Рамил Гатиятов, Алмаз, Нияз Ахваровлар, Рәмис Сәетов, Рәсүл Фазлыевларга Аллаһының рәхмәте булсын. Һәрбарчабызга булган малларыбызның игелеген күреп, тыныч күңел белән, сәламәт булып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев