Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Өченче бәйге

Бүген, ягъни 19 декабрь көнне, Батыр спорт комплексында “Теләче” спорт мәктәбе тарафыннан Татарстан Республикасының татарча көрәш буенча спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде.

Өченче тапкыр үткәрелгән ярышта барлыгы 11 команда 136 укучы катнашты. Быелгы ярыштаЛаеш районыннан һәм Марий Эль Республикасыннан килгән яшь батырлар да да көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов , Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан технология университеты доценты,республикабызның татарча көрәш буенча атказанган тренеры Марат Әхмәдиев, ярышларның сәбәпчесе, республикабызның татарча көрәш буенча спорт остасы  Расих Габдрахманов катнашты һәм чыгыш ясады. 

Көн буе дәвам иткән көрәш бәйгесендә 15 үлчәү авырлыгында җиңүчеләр һәм призлы урынга лаек булучылар билгеләнде. Командалар беренчелегендә призлы урыннарга Теләче урта, Баландыш төп һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары лаек булды. 

Көрәш бәйгесе турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев