Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Олы Мәтәскә авылында яшәүче Гөлшат Садыйкова гаилә фермасын булдырган

INTERTAT Гөлшат Садыйкова белән әнгәмә оештырган.

Гөлшат ханым мәдәният өлкәсендә белем алган һәм китапханәче булып эшләгән. Җиде ел элек, өченче баласын йөрәк астында йөрткәндә ул фермерлык белән кызыксынып китә. Ә холкы — артыгын уйлап тормыйча шартлатып эшли торган, шуңа ике да уйламыйча бу эшкә алына. 

Шулай якты өметләр белән янып йөргәндә, маллар алып кайткач кына, барысы да куркыныч төштә кебек була. Сатып алган егерме сыерда чир табыла һәм аларны очсыз бәядән сатып җибәрәләр. Ә әҗәтләр күп әле ул вакытта, өч бала турында да уйлыйсы бар. 

«Сөйрәдек, тарттык ул елны, бер җирдән алып тордык, икенче җиргә илтеп бирдек. Бурычка баттык, тик түздек, абыйлар ярдәм итте. Башлаганда ул бик җиңел эш кебек иде, тик бер дә алай түгел, ул чыннан да авыр эш. Тәҗрибә дә юк иде әле», — ди Гөлшат Садыйкова INTERTATта.

Өч ел элек алар гаилә фермасы буларак тагын бер грант отканнар, хәзер яңа ферманы төзеп бетереп киләләр. Кырыклап сыер тоталар, мал башын да йөзгә җиткерүгә әз генә калган. Малларга печәнне үзләре үстерә, ә ашлыкны сатып алалар. Гөлшат ханым сүзләренчә, үзләренә үстерү кыйммәткә чыга. 

Ферманың икенче ягында сарыклар да бар. Гөлшат ханымның ире аларны күңел өчен асрый, чөнки бабасы гомер буе сарык тоткан. 

"Аллаһка шөкер итеп кенә яшибез инде, эшләргә эшебез, кайтырга җылы, рәхәт өебез бар», — дип сөйләгән Гөлшат Садыйкова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев