"Онытмас өчен уйныйбыз..."
17 июль көнне Теләче стадионында ир-атлар командалары арасында Айназ Габделхаков истәлегенә футбол буенча турнир булып узды.
Ел саен үткәрелә торган әлеге турнирны Айназның дуслары үзләре оештыра, шул рәвешле алар фаҗигале рәвештә һәлак булган дустын искә алалар.
Турнир кубогын 3нче ел рәттән "Комаровка" командасы яулады, 2 нче урында "ЛМР-Пласт", 3 нче урында "Сатыш" командасы.
Турнирның иң яхшы капкачысы - Динар Фатихов ("Үзәк").
Иң яхшы уйнаучы - Галибшо Олимов ("ЛМР-ПЛАСТ").
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев