Осталык дәресләре күрсәтелде
Бүген, ягъни 14 февраль көнне, Теләче авылының “Ихлас” мәчетендә районыбыз хатын-кызлары һәм балалар катнашында очрашу булып үтте.
Очрашуны кереш сүз белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин башлап җибәрде.
Аннары, очрашуга килүчеләргә “Ихлас” мәчетендәрайондашларыбызга дин сабагы бирүче мөгаллимәләр Талия Зиннәтуллина белән Наилә Садыйковалар ислам диненең тарихы, әһәмияте турында сөйләделәр, мөселманча киенү тәртипләренә төшендерделәр. Ә Казан дәүләт федераль университеты талибәсе Эльвира Хәкимова белән Россия Ислам университетында белем алучы талибә Язгөл Закирова мөселманча яулык бәйләү буенча осталык дәресе үткәрделәр.
Азактан мәктәптәгечә балалар мөгаллимәләр, әниләре, әбиләре алдында Корьән аятьләрен, догаларны яттан сөйләп һәм китаптан укып. Сөйләп, дини белемнәрен күрсәттеләр. Җылы, дустанә әлеге очрашу, гамьле әңгәмәләр белән, чәй табыны артында төгәлләнде.
Очрашу турында тулырак “Теләче” газетасының алдагы саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев