Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Петр Павлович Никитин: "Без күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын"

Бүген, 6 июль көнне, Әбде авылында яшәүче ветеран Петр Павлович Никитин 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Петр Павловичны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рахматуллин тәбрик итте.

Никитин Петр Павлович 1931 нче елны Әбде авылында Никитиннар гаиләсендә 2 нче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе иртә вафат булу сәбәпле, балаларны әбиләре тәрбияләп үстерә. Бөек Ватан сугышы елларында бөтен кешегә дә авыр иде. Ул кырыс чордагы малайлар һәм кызлар тиз үсеп җитеп, зур җаваплылык йөкләрен үз җилкәләренә алганнар,өлкәннәр белән беррәттән балалар да эшләгәннәр. Ләкин Петр Павлович, сугышны кичергәннән соң, алда төп сынау  көтүен, сугыштан соң тагын бер «сугыш» булачагын белми иде әле.

1951 елда аны Совет Армиясе сафларына алалар, ул Мәскәү шәһәрендә, Кремль гарнизонында хезмәт итә. Бераздан Петр Павловичны  Украинага, бандеровлылар белән көрәшкә җибәрәләр. Петр Павлович ул елларны  болай дип искә ала:

- Командование безне биремгә җибәргәндә, мәңгегә безнең белән хушлашалар, ә биремнән соң безне үз балалары кебек каршы алалар иде. 

Петр Павловичның хезмәт итү вакыты 3,5 ел тәшкил итә. 1953 елда ул демобилизацияләнә.
Совет Армиясе сафларыннан кайткач Петр Павлович Калинина Клавдия Александровнага өйләнә. Петр һәм Клавдия гаиләсендә алты бала туган. 1964 елда «Абдинский» совхозы төзелгәч, Петр Павлович тракторчы һөнәрен үзләштерә. Кыш көне, салкында, буранда, үзенең иске «Беларусь» тракторында иптәшләре белән «Шәмәрдән» станциясеннән терлекләргә катнаш азык ташый, ә җәй көне терлек азыгы әзерләүдә катнаша. Менә шулай бер гомер сизелмичә дә үтеп китә. Лаеклы ялга ул Әбде урманчылыгыннан киткән. Петр Павлович үзенең нәтиҗәле хезмәте өчен күп бүләкләргә ия.

Ә бүгенге көндә Петр Павлович хөрмәтле әти, яраткан бабай булып туган авылы Әбдедә тыныч тормыш кичерә.

- Кайларда гына булсам да, туган як барыбер үзенә тартты. Туган авылыма кайттым. Дөньялар тыныч булсын, без күргәннәрне берәүгә дә күрергә язмасын, - диде Петр Павлович безне озатырга чыкканда.

Бүген эш көне булуга карамастан, аны котларга дип балалары, оныклары да кайткан иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев