Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Полицейский Дядя Степа" конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр

Ел саен үткәрелә торган «Полицейский Дядя Степа» Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы Халыкара балаларны яклау көне алдыннан 2013 елдан башлап гамәлгә ашырыла һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет ярдәмендә үткәрелә.

Конкурс шартлары буенча 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар, гипс, пластилин, текстиль, балчык, картон һ.б. төрле материаллар кулланып, хокук саклау хезмәткәрләренә багышланган төрле тематик эшләнмәләр ясадылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге начальнигы И.С. Зарипов каршында, "Полицейский Дядя Степа" Бөтенроссия конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр.

Конкурсның район этабында катнаштылар:

- Кәримуллин Азамат, сыйныф җитәкчесе Миңнуллина Миләүшә Альфред кызы

- Ипкеева Анастасия, иҗади җитәкчесе Нәбиуллина Рәфилә Рафил кызы

- Фаляхиева Сәгидә, иҗади җитәкчесе Галимҗанова Фәния Габделхак кызы 

Катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев