Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

QR-кодның гамәлдә булу вакыты ярты елга кадәр кыскартылды?

Иммунизация турында сертификатлар кертелү сәбәпле, вакцинация турында QR-кодның гамәлдә булу вакыты 1 елдан 6 айга калдырылган дигән хәбәр таралды.

Ләкин соңрак Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ковидтан прививка ясаткач бирелә торган QR-кодның гамәлдә булуы вакыты турында аңлатма бирде.

«QR-кодның гамәлдә булу вакыты үзгәрми. Ковидтан прививка ясаткач, Дәүләт хезмәтләре порталында бирелә торган QR-код үз вакытында гамәлдә була. 8 ноябрьдә иртән Дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар QR-кодның гамәлдә булуы вакыты үзгәрүен абайлап алды. Бу Порталда уза торган техник эшләр белән бәйле. Хәзер портал штатлы режимда эшли. QR-кодлар янәдән торгызыла», диелә ведомство хәбәрендә. 

фото:https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев