Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рәсемнәре туган якка кайтты

Гадәттә танылган рәссамнарның иҗат эшләре белән Татарстанның милли музейларында гына таныша ала идек. 20 май көнне үзебездә Россиянең һәм Татарстанның рәссамнар Союзы әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссамы Рәвкать Кәримуллинның иҗат эшләренә багышланган күргәзмә ачылды.

Үзебездә дигәнем, районыбызның "Туган як" музеенда. Бирегә рәссамның тормыш иптәше Кафия ханым, каенсеңлесе Фатыйма, ТР рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаевлар кайткан иде. Рәвкать Кәримуллин тумышы белән районыбызның Күкчә авылыннан. Ул 1935 елның 23 мартында гади крестьян гаиләсендә туа. Соңрак тормыш шартларын яхшырту максатыннан аның гаиләсе Ташкент якларына чыгып китә. Әмма туган як барыбер үзенә тарта, Кәримуллинар гаиләсе янә Казанга әйләнеп кайтып, биредә төпләнәләр.
- Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Рәвкать рәсем ясады. Быел әлеге күргәзмә - өченче. Картиналарның Рәвкатьнең туган ягында кайтуына мин бик шат. Аларны сезгә бүләк итеп калдырам, - диде рәссамның тормыш иптәше Кафия ханым.
Әлеге картиналар музейда, район хакимияте бинасында, Алан урта мәктәбе музеенда һәм район мәдәният йорты диварларында урын алачак.
- Районыбыз кечкенә генә булса да, күпме талантлар тудырган. Рәвкать Кәримуллинның якташыбыз булуы да безнең өчен зур горурлык. Киләчәк буынга аның тормыш юлын сөйләп, рәсемнәре турында да күбрәк мәгълүмат бирергә кирәк, - диде чарада катнашкан мунипаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин.
Рәссам турында күбрәк беләсегез, аның картиналары белән танышасыгыз килсә район "Туган як" музееена рәхим итегез.
Лилия Шәйхиева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев