Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына район беренчелеге узды

2020 нчы елның 19 декабрендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2003 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корәш буенча ТРның спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына район беренчелеге уздырды.

 3 нче тапкыр үткәрелүчеәлеге ярышта барлыгы 11 команда, 136 укучыкатнашты.

Ярышларга мәртәбәле кунаклар да кайтты. Алар:

Шәйхетдинов Хәлил Хәмит улы – Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары, Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказангаан физик культура хезмәткәре, милли корәш буенча Татарстан Республикасынын атказанган спорт мастеры

Хазипов Нәҗип Нәкыйп улы – Теләче муниципаль районы  башлыгы

Габдрахманов Расих Әхмәт улы - корэш буенча район беренчелеге, милли корэш буенча Татарстаннын спорт остасы

Газиев Шамил Расул улы – Дагестан Республикасының билбау корәше федерациясепредседателе

Гаджиев Магомед Али улы – бокс буенча Россия һәм Европа чемпионы 

Фазылҗанов Ильдар Фәрит улы  – шәхсиэшмәкәр

Тимербаев Вакыйф Бари улы – Россиянең атказанган тренеры, милли көрәш буенча спорт остасы, эшмәкәр.

Сабиров Радик Рәшит улы – “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире

Гомумкоманда урыннары:

1 урын- Теләче урта мәктәбе

2 урын–Баландыш төп мәктәбе

3 урын- Олы Мәтәскә урта мәктәбе

4 урын – Иске Җөри урта мәктәбе

5 урын – Үзәк урта мәктәбе

6 урын–Шәтке урта мәктәбе

7 урын-Олы Мишә урта мәктәбе

8 урын–Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе

9 урын - Олы Нырсы урта мәктәбе

10 урын – Сауш төп мәктәбе

11 урын – Алан урта мәктәбе  командалары

 

Җиңүчеләргә Кубок, грамоталар һәм медальләр, акчалата бүләк, җиңүче командагасимволик бүләк - тәкәгә сертификат, грамоталар һәм Кубок тапшырылды.

Спорт мәктәбе коллективы бу ярышларны уздыруга спонсор ярдәме күрсәткән Расих Әхмәт улы, Фазылҗанов Илдар Фәрит улына, ​бүгенге көндә Германиядә яшәүче шәхес Гэк Виктор Владимировичка олы рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев