Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Районыбыз көрәшчесе ТР Чемпионатында җиңүче

19-21 май көннәрендә Биектауда билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

Чараның хөрмәтле кунаклары - ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин булды. Алар котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар, спортчыларга спорт мастерлары исемнәре турында таныклыклар тапшырдылар, шулай ук ярышларны үзләре дә күзәттеләр. 

 Быел чемпионатта татарстан республикасының 20 муниципаль районыннан 130 көрәшче катнашты.

Районыбыз көрәшчесе Ренас Кәлимуллин үз үлчәү авырлыгында 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев