Главные новости
Рөстәм Миңнеханов Хәмдүнә Тимергалиева турында: Иң халыкчан татар җырчыларының берсе
1159
0
0
Татарстан Президенты мәрхүмә җырчының якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүмә Хәмдүнә Тимергалиеваның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Татарстан һәм татар дөньясы бүген зур югалту кичерде. Республиканың халык артисты, иң популяр һәм иң халыкчан татар җырчыларының берсе Хәмдүнә Тимергалиева вафат булды. Аның иҗатын күпләгән буын вәкилләре яратып тыңлады. Яраткан җырчыбызның авыр туфрагы җиңел булсын. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз», диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)
Нет комментариев