Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинация узган

Бүген республикада 153 вакцинация пункты эшли.

Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы прививка ясаткан. Бутхакта Татарстан Президенты традицион шимбә киңәшмәсендә сөйләде. 

Президент билгеләп үткәнчә, республикада Covid-19 буенча тотрыклы киеренке вәзгыять саклана. «Үсеш темплары бездә 0,16 процент, әмма вирус һичничек бирешми. Гомумән алганда, бездә хәлләр статистика буенча да, динамика буенча да яхшы күренә. Әмма бернинди дә йомшаклык була алмый», — диде ул.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 197 765 кеше коронавирустан вакцинация узган. Хәзер республикада 153 вакцинация пункты эшли. «Спутник V» яки «ЭпиВакКорона» вакциналарын сайлау мөмкинлеге бар.

Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат вакцинация буенча планлы эшнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев