Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рөстәм Миңнеханов: Республикада 120 меңнән артык кеше вакцинация узды. Әлегә бернинди проблема да юк

ТР Президенты прививка ясату кампаниясен нәтиҗәле уздыру буенча Россиянең башка төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнергә кушты.

Бүгенге көндә татарстанлылар өчен үзләренең нәтиҗәлелеген раслаган коронавирустан ике вакцина бар. Республикада халыкны вакцинацияләүнең ничек узуы турында шимбә киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Covid-19 дан 124 меңнән артык татарстанлы прививка ясаткан, шуларның 50 меңе — 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

«Иң беренче чиратта бу категория белән эшне көчәйтергә кирәк, чөнки нәкъ менә өлкән буын кешеләр коронавирус инфекциясенә бик нык йогынты ясый. Кызганычка каршы, аларның чирләре күпкә авыррак уза», — диде республика Президенты.

Ул шулай ук халыкка вакцинация һәм процедураны ничек һәм кайда узарга мөмкин булды турында актив мәгълүмат бирергә өндәде.

Татарстан Республикасында барлыгы 153 прививка пункты эшли, шул исәптән 50 мобиль — ФАП базасында, сәүдә үзәкләре, эре предприятиеләр һәм күчмә медицина комплекслары базасында. Вакцинациягә дәүләт хезмәтләре порталы, бердәм 122 номер, медицина учреждениеләре  һәм КФҮ аша язылырга мөмкин.

"Кешеләрне көч белән мәҗбүр итәргә кирәкми, без аларны ышандырырга, сөйләргә, күрсәтергә тиеш. Республикада 120 меңнән артык кеше вакцинация узды, дип рәсми рәвештә әйтә алам. Әлегә бернинди проблема да юк. Илебез вакциналары үзләрен бик лаеклы күрсәттеләр", - дип әйтә Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев