Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан, Россияне ислам дөньясы белән тоташтырып, Евразия интеграциясенә ярдәм итә

Шулай ук республика «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркемендә тәкъдим ителгән, ул безнең илнең ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгыта.

Татарстан Үзәк Азия дәүләтләре белән проектларны гамәлгә ашырып, Евразия интеграциясендә актив катнаша. Шулай ук республика «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркемендә тәкъдим ителгән, ул безнең илнең ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгыта. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Валдай»дискуссия клубы мәйданчыгында хәбәр итте.

2021 елның апрелендә Казан хөкүмәт башлыклары дәрәҗәсендә Евразия хөкүмәтара советы утырышын кабул итте. Июнь аенда Россия парламентарийлары, академия һәм экспертлар бергәлеге катнашында Евразия интеграциясе буенча 9 нчы Казан халыкара конгрессы узачак. 2021 елның сентябрендә Казан БДБ илләренең Беренче Уеннарын кабул итәргә планлаштыра, ә 2022 елда Татарстан башкаласы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен кабул итәчәк.

«Татарстан «Россия — ислам дөньясы»стратегик караш төркеме эшендә актив катнаша. Аның эшчәнлеге Россиянең мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрен ныгытуга, мәдәният һәм цивилизацияләрнең үзара хезмәттәшлеге өлкәсендә киң партнерлыкны җайга салуга, дини һәм этник аерымлыклар нигезендә барлыкка килгән кризисларны һәм конфликтларны җиңүгә юнәлдерелгән. Илебез Президенты Владимир Путин кушуы буенча мин әлеге вәкиллекле органны җитәклим», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, стратегик караш төркеме икътисадый һәм гуманитар юнәлештәге берничә проектны гамәлгә ашыра.

"Үзәк Азия дәүләтләре белән стратегик партнерлыкны ныгытуга сәүдә-икътисадый багланышлар да ярдәм итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан эре гомумроссия һәм халыкара форумнар һәм конференцияләр үткәрү мәйданчыгы булып тора. Бүген ачылучы конференция моның тагын бер дәлиле», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында искәрткәнчә, Татарстан көчле икътисадый потенциал һәм милләтара татулык аркасында Россиянең лидер төбәкләре исәбенә керә.

"Безнең уңышның нигезе - куәтле икътисадый потенциал, бердәм дәүләт сәясәте кысаларында төрле дәүләтләр һәм төбәкләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек, милләтара һәм конфессияара татулык һәм гражданлык татулыгы», — дип аңлатты республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, төрле халыклар һәм конфессияләр вәкилләре арасында тотрыклылык һәм дустанә мөнәсәбәтләр — ул тарихи традиция генә түгел. «Бүген бу дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, граждан җәмгыяте институтларының, академик һәм эксперт бергәлекләренең даими эше предметы", - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы - тулаем Россия кебек күп милләтле.

«Теге яки бу халык тарафыннан эшләнгән барлык кыйммәтләр бер дәүләттә яшәүче һәм икътисадый, сәяси һәм мәдәни хезмәттәшлекнең тыгыз элемтәләре белән бәйле халыкларның уртак мәдәниятенә әверелә. Һәр этноста булган югары әхлакый ориентирларны саклап калу, аның казанышларын арттыру, телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу мөһим. Бу - иҗтимагый үсеш нигезе", - дип игътибарны юнәлтте Татарстан Президенты.

Бүген Казанда «Валдай» халыкара клубы утырышы ачылды. Дискуссиянең төп темасы - «Яңа дөнья чакырулары алдыннан Россия һәм Үзәк Азия - киләчәккә уртак юл". Конференциядә 16 илдән — Россия, Әфганстан, Белоруссия, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция һәм Эстониядән 60тан артык эксперт катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев