Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда көненә 10 мең кешегә вакцина ясарга кирәк

Татарстан Президенты коронавирустан вакцинация бүген сүлпән баруын әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинация узарга өндәде. «Дарулар, саклану чаралары гына булышмый, вакцинация кирәк», — диде ул Татарстан Дәүләт Советының 21 нче утырышында.

«Атна саен берничә кеше үлә. Ковид беркая китмәде, инде бер ай шул ук күрсәткечтә торабыз — көненә 32-38 кеше ачыклана. Күп кенә Европа илләрен ябалар. Әгәр чикләүләрне йомшартабыз, сүлпәнләнәбез икән, ә бүген шундый теләк тә күренә, без вазгыятьнең тотрыклылыгына ирешә алмаячакбыз. Коронавирусның өченче дулкыны бездән тора», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, вакцина җитәрлек, ә вакцинация без теләгән күләмдә түгел. «Кичә 5,5 мең кеше булган, безгә 10 меңгә чыгарга кирәк. Авырган кешеләр дә антитәнчекләре гел сакланмавын аңларга тиеш», — дип кисәтте Президент. Ул сынау өчен билгеләнгән 3 мең кешенең антитәнчекләре декабрьдә 51 процент, күптән түгел 38 процент булганын әйтте. Антитәнчекләре булган кешеләр кими баруын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә кирәклеген ассызыклады. «Сез дә үрнәк булырга тиеш. Кешеләр белән аралашканда, битлектә йөрегез, вакцинация темасын мөһим итеп күрсәтегез», — дип мөрәҗәгать итте депутатларга.

Президент үзе дә, Минтимер Шәймиев тә прививка ясатканын, Алексей Песошин, Фәрит Мөхәммәтшин да ясатачагын әйтте. «Үзебездән башласак кына, вазгыятьне тотып кала алачакбыз. Дарулар, саклану чаралары җыярга була ул, ләкин ул гына булышмый, вакцинация кирәк. Районнарда да бу эш бара», — дип белдерде.

«Әлбәттә, бу ирекле эш, ләкин хезмәт коллективында кешеләр авырса, ул бит башкаларга да йоктыра. Россиядә бик яхшы өч яхшы вакцина. Совет чорыннан ук вирусология буенча безнең ил лидер иде. Бездә эшләнмәләр, белгечләр бар. Бер ил дә өч вакцина ясый алмады. Европада вакцинациягә чират торалар, ә без үгетлибез. Предприятие җитәкчеләренә дә әйттем: гражданнарны кайгыртырга кирәк, бүтән юлы юк», — диде Миңнеханов.

Президент вакцинаның кыйммәтле булуын, ә федераль Хөкүмәт безгә аны бушлай ясату мөмкинлеге биргәнен дә ассызыклады.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев