Сабада егетләрне көрәштерделәр
Районыбыздан җиңүче бар.
Бу атнада Татарстанның күп кенә авылларында Сабан туйлары башланып китте. Ә менә Сабада балалар өчен үзенчәлекле бәйрәм оештырганнар. Спортчы балалар турында бара сүз.
Саба районының яшьләр белән эшләүче тренерларның берсе Илдар Ермолаев хәбәр иткәнчә, Сабабаш авылында балаларны яклау көне уңаеннан мини Сабантуй уздырганнар. Үзләре генә түгел, күрше Кукмара, Теләче, Балтач районы егетләрен дә чакырып. Көрәшче егетләр милли спорт төребездә генә түгел, үзләрен турникта тартылу, отжимание, канат тарту һәм башка төрләрдә дә сынап караган.
Сабантуй мәйданында ачык һавада узган көрәш бәйгесендә мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында Теләчедән Азат Мусин (32 кг) җиңүче булган.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев