Сабантуй буласы көннәр билгеле
Татарстанның төп Сабантуе Казанда 26 июньдә узачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сабантуй» татар халык бәйрәмен уздыру турындагы указга кул куйды. Җирле хакимият органнарының авыл торак пунктларында, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә дә, тәкъдимнәрен исәпкә алып, бәйрәм 12-13 июньдә узачак.
"Яр Чаллы шәһәрендә — 2021 елның 19 июнендә, Татарстан Республикасы башкаласы Казанда — 2021 елның 26 июнендә", — диелә документ текстында.
Татарстан Хөкүмәтенә җирле хакимият органнары белән берлектә бәйрәм чараларын, чикләү чараларын үтәп, оештыруны тәэмин итү йөкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев