Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сабантуй гөрләде

3нче июль көнне Караширмә авылында балалар Сабантуе булды.

Сабантуй – татарларның иң милли бәйрәме. Язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә торган бу бәйрәмне һәркем көтеп ала. Сабантуй – дус-ишләрне, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Билгеле, моңа барыннан да бигрәк балалар сөенә. Шундый Сабантуйларның берсе 3нче июль көнне Караширмә авылында булды.

Инде мондый балалар Сабантуе күптәннән булганы юк иде. Мәйдан матур итеп бизәлгән. Җыр-моң тирә якка таралган. Олысы, кечесе клуб алды мәйданында җыелган. Сабантуй төрле уеннар, биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Җырчы сандугачларыбыз – Гүзәлия Замалиева, Гөлия Кадырова, Ләйсән Гильмутдинова – үзләренең матур җырлары белән сөендерсә, биюче кызларыбыз – Рания Хузина, Рәмзилә Хузина, Зәлинә Абдуллина, Дәлия Ихсанова, Ралинә Зарипова, Камилә Кадырова, Нәргизә Галявиева һәм аэробика башкарган кунак кызларына сокланып карап тордык. Бик матур чыгыш ясадылар. Галия Мингазова сөйләгән “Әниемне көтәм” нәсере бер кешене дә битараф калдырмагандыр мөгаен. Берүк сабыйларыбыз үз әти-әниләре янында пар канатлы булып үссен.

Ә уеннарга килгәндә, ниндиләре генә булмады: капчык киеп йөгерү, су ташу, йомырка кабып йөгерү дисенңме, аркан тарту, сулы табакта бию, әйбер кисү, тачкада ярышу, ә иң кызыгы сумо көрәше булгандыр. Балалар да, олылар да көч сынашты. Киемнәрен генә кию ни тора.

Менә шулай күңелле үтте бу балалар Сабантуе. Ә бу бәйрәмне оештыручы Аклимә Магдеева белән Миләүшә Халиуллинага зур рәхмәт. Аклимә клуб мөдире булып эшли башлаганына әле берничә ай гына. Шушы арада ул үзен күрсәтергә өлгерде. Балалар белән һәрдаим төрле чаралар үткәреп тора. Табигатькә экскурсиягә чыгулар, рәсем конкурслары, чишмәгә бару, велосипед ярышлар, олылар белән очрашулар һәм башкалар. Әклимәгә алга таба да уңышлар теләп калабыз. Авылыбыз гөрләсен. Бәйрәм чаралары булып торсын.

Ихтирам белән Караширмә авылы кешеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев