Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сабыр төбе - сары алтын

25-29 август көннәрендә Уфа шәһәрендә “Яшь профессионаллар” (Worldskills Russia) IX чемпионатының финал ярышлары узды.

Анда Татарстан Республикасын 164 конкурсант тәкъдим итте. Аларның 73е өлкәннәр, 54е яшүсмерләр категориясендә. Болардан тыш, чемпионатта бездән 127 эксперт-тренер эшләде. Соңгылары арасында Теләче егете Алмаз Һадиев та бар иде. Алмаз башта әлегедәй чемпионатларда үзе катнашып, җиңү яулап килсә, хәзер исә өч ел рәттән студентлар әзерли. Исегезгә төшерәбез, (Worldskills Russia) финалы - Россиядә 16 яшьтән алып, 25 яшькә кадәр урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькәчә кадәр мәктәп укучылары арасында Worldskills стандартлары буенча һөнәри осталыкны бәяләүче киң масштаблы ярышлар. Россия чемпионатыннан алган тәэсирләре белән уртаклашуын сорап, мин Алмазга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

- Мин Теләче егете. Биредә тудым, үстем, урта мәктәпне дә биредә тәмамладым. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятенә, соңрак Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетына укырга кердем. Быел аны уңышлы тәмамлап, кулыма диплом алдым. Хәзер үзем белем алган көллияттә җитештерү-укыту остасы булып эшлим, студентларга белем һәм тәрбия бирәм. (Рәсемдә: Алмаз сулда).

- Сәләтле, эшсөючән яшьләребезнең иңнәренә канат куя, беләкләренә генә түгел, йөрәкләренә дә көчегәр өсти һәм һөнәри осталыкта үсү өчен зур мөмкинлекләр бирә торган “Worldskills” дигән гаҗәеп дөньяга ничек килеп эләктең?

- Дөресен генә әйткәндә, әлегедәй эшчәнлеккә ничек килеп эләккәнемне сизми дә калдым. Мин шөгыльләнгән компетенция иң сирәк очрый торган компетенцияләрнең берсе. Ул “Архитектурная обработка камня” дип атала. Аны мин Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятендә укыганда остазым, җитештерүукыту остасы Ильфир Шәвәлиев җитәкчелегендә үзләштердем. Дөресрәге, әлеге теманы миңа ул тәкъдим итте. Шуннаң соң мин җиң сызганып эшкә керештем. Дөресен әйтим, җиңел булмады. Кулдан эш төшеп, барысын да ташлап китәсе килгән чаклар да булды. Берничә ел дәвамында киеренке шартларда эшләргә, укырга туры килсә дә, шөкер, барысы да килеп чыкты. Сабыр төбе - сары алтын диләр бит. Әлеге тармакта мин алтынчы елымны эшлим инде. Көллияттә һәм университетта укыганда чемпионатларда берничә тапкыр үзем дә катнаштым. Мисал өчен, 2015 елда Казанда узган милли чемпионатта өченче урынга лаек булсам, 2016 елда Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә үткән милли чемпионатта беренче урынны яуладым.

- Шулай да, Алмаз, ни өчен киләчәгеңне төзелеш тармагы белән бәйләргә булдың?

- Мәктәптә укыганда, миңа берничә җәй төзелештә эшләргә туры килде. Әлеге өлкә белән мавыгып китүем дә шуннан киләдер. Миңа әлеге тармак һәрвакыт якын һәм кызык булды һәм шулай булып кала да.

- Россия чемпионатына әзерлек нинди шартларда барды?

- Җиңел булмады. Чөнки катнашучылар күп, алар арасында көндәшлек тә зур. Аларның барысы да чемпионатка фәкать җиңү уе белән генә килә. Ярыш вакытында әзерләгән укучыңа прәннек каптырырга да, кирәк чакта камчылап та алырга туры килә. Алга таба психолог һөнәрен үзләштерсәң дә начар булмас иде. Таҗлы вирустан саклану өчен илдә махсус режим кертелү сәбәпле, узган елгы чемпионат онлайн форматында узган булса, быелгысы офлайн форматта, бик оешкан төстә үтте. Без - катнашучылар, моның өчен оештыручыларга чиксез рәхмәтле калдык. Таулар арасында утырган Уфа шәһәре бик чиста, матур шәһәр булып истә калды.

- Алмаз, алга таба үсү өчен нинди планнар корасың?

- Үземне фәкать төзелеш юнәлешендә генә күрәм. Бу өлкә миңа бик ошый. Эшләргә теләк бар, теләк булса, барысы да булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев