Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сабыйлар да шахмат уенын ярата

Бүген, 3 номерлы “Шатлык” балалар бакчасында шахмат зонасын ачу тантанасы булып узды.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан республикасы гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналарын ачу буенча милли проекты старт алды. Проектның максаты – балаларның шәхси интеллектуаль үсеше өчен шартлар булдыру, шуның нигезендә эчтәлекле ял оештыру. Әлеге проект кысаларында районыбыздагы балалар бакчалары арасында беренчеләрдән булып “Шатлык” балалар бакчасында шахмат зонасын ачу тантанасы узды.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту методик эшләре буенча урынбасары Ленара Якупова һәм район балалар һәм яшьләр үзәге директоры Раиль Нәҗипов катнашты.

Тантананы балаларның  концерт номерлары, биюләр һәм 3 төрле телдә сөйләнгән шигырьләр бизәде. Җитәкчеләр “Шатлык” балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Вакифовнага һәм коллективына матур шахмат зонасы ясаган өчен рәхмәтләрен белдереп, балаларга шахмат турнирларында актив катнашып һәм чын чемпионнар булып үсүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев